Алдагы төндә һава температурасы -8 градуска кадәр төшәчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче декабрь). Синоптиклар Казанда аязучан болытлы һава торышын фаразлыйлар. 14-нче декабрь көндез бераз кар явачак. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Киләсе төндә һава температурасы минус 6-8 градус, иртәгә көндез 3-5 градус салкын булачак. Юлларда бозлавык саклана.
Тулаем Татарстан буенча шулай ук көндез бераз кар явачак, аерым районнарда буран булуы ихтимал. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -6 градустан -11 градуска аралыгында тирбәләчәк, көнчыгышта – минус 14 градус, көндез – 3-8 градус салкын, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
15-нче һәм 16-нчы декабрьдә ТР Гидрометеоүзәгенең беренчел фаразлары буенча, төньяк-көнбатыш циклонының атмосфера фронтлары йогынтысында, вакыты белән кар, көньяк һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил көтелә. Чәршәмбе көнне төнлә -6 градустан -11 градуска кадәр, көндез -2-дән -7 градуска кадәр, пәнҗешәмбе көннең караңгы вакытында -2-дән -7 градуска кадәр, көндез 0-дән -5 градуска кадәр булуы көтелә.
Җомга һәм шимбә бераз суытыр дип фаразлана. Тирән тропосфера уйсулыгы тәэсирендә вакытлыча кар яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы -2-дән -7 градуска кадәр, көндез 0-дән -5 градуска кадәр булачак.