В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда 20-нче гыйнвар көндез урыны белән бераз буран булуы ихтимал.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы гыйнвар). 20-нче гыйнварда Казанда бераз кар явачак. Көнбатыштан уртача тизлектә җил көтелә. Бүген төнлә 20-22 градус салкын, көндез – 14-16 градус нульдән түбән. Юлларда бозлавык саклана.
Татарстанда урыны белән кар явачак, көндез урыны белән буран булуы ихтимал. Синоптиклар көндез төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка күчүче талгын җил фаразлый. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 20-25 градус салкын, көндез – 13-18 градус салкын, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.