В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
31-нче июль көндез шәһәрдә һава +17 градуска кадәр җылыначак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июль). 31-нче июльдә Казанда аязучан болытлы һава көтелә, кыска вакытлы яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил. Һава температурасы төнлә 8-10 градус, көндез-15-17 градус җылы булачак.
Тулаем республика буенча аязучан болытлы һава торышы көтелә, яңгыр явып үтәчәк. Көньяк-көнбатыштан талгын җил. Төнлә һава температурасы +5-тән +10 градуска кадәр, көндез +13-тән +18 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.