В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
4-нче мартта көндез һава температурасы 2-4 градус җылы булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче март). 4-нче мартта Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Чәршәмбе көнне иртән һәм көндез бераз юеш кар һәм яңгыр көтелә. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк.
Һава температурасы бүген төнлә минус 2 - минус 4 градус салкын, көндез 2-4 градус җылы булачак. Юлларда бозлавык саклана.
Тулаем республика буенча шулай ук аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән бераз кар явачак, көндез юеш кар һәм яңгыр явуы ихтимал. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы минус 2-дән минус 7 градуска кадәр, көндез 0-дән +5 градуска кадәр тибрәләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.