30-нчы гыйнвар көндез шәһәрдә һава температурасы минус 3 градуска кадәр салкын булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы гыйнвар). 30-нчы гыйнварда Татарстанда һәм аның башкаласында аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә бераз кар явачак, көндез дә карлы һава торышы сакланачак, урыны белән күз күреме 1 мең метрга кадәр һәм аннан кимрәк начараю белән буран. Төнлә көньяктан уртача тизлектә җил, көндез – көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк. Юлларда бозлавык саклана.
Казанда һава температурасы төнлә 6-8 градус салкын, көндез – минус 1-3 градус. Республика буенча 30-нчы гыйнварга каршы төндә минус 4-9 градус, көндез – 0-минус 5 градус булыр дип фаразлана.
31-нче гыйнварда Татарстанда кар, урыны белән буран, бозлавык саклана. Җил көньяктан көчле, секундына 18 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы минус 3-8 градус тәшкил итәчәк, көндез – минус 4-тән +1 градуска кадәр. Юлларда көчле бозлавык көтелә, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.