В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юлларда бозлавык һәм күренүчәнлекнең начараюы көтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы декабрь). 20-нче декабрьдә Казанда буран көтелә, күренүчәнлекнең 1 мең һәм аннан кимрәк метрга кадәр начараюы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба күчүчән, көчәйгәндә тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин, юлларда урыны белән көчле бозлавык.
Республика башкаласында һава температурасы 1-дән минус 3 градуска кадәр тирбәләчәк.
Тулаем республика буенча кар һәм юеш кар явуы көтелә, аерым районнарда буран булачагы фаразлана. Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчүчән җил, урыны белән тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәчәк, һава температурасы 0-дән минус 5 градуска кадәр тирбәләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.