В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
9 июньдә көндезге температуралар +13-15 градус тәшкил итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июнь). Яшен һәм көчле җил фаразлыйлар синоптиклар татарстанлыларга. Аязучан болытлы һава көтелә.
Киләсе төндә Казанда яңгыр, урыны белән яшен булачак. Көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән 15-18 м/с тизлек белән исүче көчле җил көтелә. Һаваның минималь температурасы +7-9 градус булачак.
Көндез 9 июньдә бераз яңгыр, урыны белән яшен көтелә. Төньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән 15-18 м/с тизлек белән исүче көчле җил көтелә. Һаваның максималь температурасы +13-15 градус тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Татарстан буенча да охшаш һава торшы көтелә. Төнге температуралар +6-11 градус булачак. Көндез терекөмеш баганалары +11-16 градуска кадәр күтәреләчәк.