Төнлә һава температурасы 14-16 градус җылы булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче июнь). 29-нчы июньдә Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Вакытлыча яңгыр, урыны белән яшен һәм боз явуы ихтимал. җил - көньяктан, яртача, урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә дә мөмкин. Төнлә һава температурасы 14-16 градус җылы булачак, көндез - 22-24 градус җылы.
Тулаем Татарстан буенча вакытлыча яңгырлар, аерым районнарда яшен, боз явачак. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан, урыны белән көчәйгәндә секундына 17-22 метрга кадәр. Төнлә һава температурасы 13-18 градуска кадәр җылы булачак, көндез 22-27 градуска кадәр җылыну көтелә.
30-нчы июньдә, якшәмбе көнне, аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Республиканың күпчелек районнарында яңгыр явачак, яшен булуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, яшен вакытында секундына 15-18 метрга кадәр булачак. Төнлә һава температурасы 10-нан 15 градуска кадәр җылы, көндез 16-дан 21 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.