27-нче июльдә һава температурасы 28 градус җылы булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июль). 27-нче июльдә Казанда болытлы, явым-төшемсез һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен булуы ихтимал. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил, яшен вакытында секундына 15-18 метрга кадәр кыска вакытлы көчәюләр булуы мөмкин. Һава температурасы төнлә 16-18, көндез - 26-28 градус җылы булачак.
Гомумән республика буенча ял көннәрендә аязучан болытлы һава көтелә. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, боз яварга мөмкин. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил, яшен вакытында секундына 15-18 метрга кадәр кыска вакытлы көчәюләр булуы мөмкин. Һава температурасы төнлә 13-18 градус, көндез +24 тән +29 градуска кадәр җылы булачак.
Якшәмбе көнне, 28-нче июльдә, республиканың күпчелек районнарында яңгыр явачак. Төньяктан, төньяк-көнбатыштан талгын җил, яшен вакытында секундына 15-17 метрга кадәр кыска вакытлы көчәюләр булуы мөмкин. Төнлә һава температурасы 13-тән 18 градуска кадәр җылы, көндез +17-дән +22 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.