В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юлларда бозлавык булачак
Денис Гордийко фотосы
Шимбә көнне, 13 декабрьдә, Казанда кар явачак, кайбер районнарда буран булуы ихтимал. Төнлә һәм көндез һава температурасы -6..-8 градус булачак. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле бозлавык көтелә.
Иртәгә Татарстанда кар явачак, төнлә кайбер районнарда көчле кар фаразлана. Буран булуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 8-13 метр тизлектә исәчәк, җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы -1..-9 градуска кадәр түбән төшәчәк. Көндез термометр баганалары -2..-7 градусны күрсәтәчәк. Юлларда бозлавык көтелә.
Якшәмбе, 14 декабрь көнне, синоптиклар зур булмаган һәм уртача кар фаразлый, ерак көнчыгышта көчле кар явачак. Кайбер районнарда буран булуы ихтимал. Җил – төньяктан, төньяк-көнбатыштан секундына 8-13 метр тизлектә исәчәк, җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин. Төнлә термометрның терекөмеш баганасы -11..-16 градуска түбән төшәчәк. Көндез һава температурасы -9..-14 градус булачак. Юлларда бозлавык саклана.
Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, киләсе атна башында синоптиклар кар белән салкын һава торышы вәгъдә итә. Термометр баганалары төнлә -12..-17 градус күрсәтәчәк, көндез -8..-13 градус салкын һава фаразлана.