Төнлә Казанда урыны белән томан булуы көтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче сентябрь). Синоптиклар Татарстан һәм аның башкаласы халкын кырау булачагы турында кисәтә. 4-нче сентябрьгә каршы төндә урыны белән томан көтелә, рельефның түбән урыннарында 0 градуска кадәр салкыннар булырга мөмкин. Көндез республика буенча максималь температура нульдән 15-20 градуска кадәр җылы булачак. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк.
Казанда төнге сәгатьләрдә һава температурасы +5-тән +7 градуска кадәр, шәһәрнең түбән районнарында +3-тән +5 градуска кадәр, көндез +17-дән +19 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.