Көчле җил һәм юлларда бозлавык көтелә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче февраль). 28 нче февральдә Казанда көньяк-көнбатыштан секундына 18 метрга кадәр көчле җил көтелә. Юлларда бозлавык саклана.
Татарстан буенча көндез күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлану белән буран фаразлана. Төнлә һава температурасы -9 градустан -5 градуска кадәр, көндез термометр баганалары -7 градустан -2 градуска кадәр күрсәтәчәк.
Татарстанның Гидрометеорология үзәге катнаш явым-төшем уңай температура белән бергә бина түбәләреннән кар һәм боз төшүгә китерергә мөмкин, шуңа күрә алар янында булганда куркынычсызлык чараларын үтәргә кирәк, дип кисәтә.