17 гыйнварда шәһәрдә һава температурасы минус 5-7 градус тәшкил итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы гыйнвар). Татарстан һәм аның башкаласында уртача салкын, аязучан болытлы һава саклана. Синоптиклар хәбәр иткәнчә, 17 гыйнварда республика территориясендә һәм Казанда томан көтелә.
Төнлә һәм көндез Казанда кар явачак. Әкрен тизлек белән исүче җил фаразлана. 17 гыйнварга каршы төндә шәһәрдә 7-9 градус салкын булачак, көндез – минус 5-7 градус. Юлларда – бозлавык.
17 гыйнварда охшаш һава торышы Татарстан территориясендә дә күзәтелә. Төнлә терекөмеш баганалары минус 7-12 градуска кадәр төшәчәк, көндез – минус 5-10 градуска кадәр, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.