В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
4-нче ноябрьдә көндез Татарстан Республикасы башкаласында 4 градуска кадәр җылы булачак дип фаразлана.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче ноябрь). 4-нче ноябрь көнне Казанда алмашынучан болытлы һава, явым-төшемсез булачак. Көньяктан уртача, урыны белән көчле җил, тизлеге секундына15-18 метрга кадәр җитәр дип көтелә. Төнлә температура нульдән алып минус 2 градуска кадәр, көндез 2-4 градус җылы булачак.
Татарстан буенча аязучан болытлы һава көтелә. Көндез юеш кар һәм яңгыр явуы ихтимал. Көньяктан уртача, иртән һәм көндез көчле җил исәчәк, урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр.Төнлә һаваның минималь температурасы нульдән алып минус 5 градуска кадәр, көнчыгышта – минус 8 градуска кадәр, көндез – 1-6 градус җылы, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Якын көннәрдә республикада нинди һава торышы булачагы турында материалда укыгыз.