Бүген төнлә +3...+5 градус, көндез 10-нчы апрель +14-16 градус булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы апрель). 10-нчы апрельдә Казанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә явым-төшемсез, җомга көнне көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил - көньяк-көнбатыштан, уртача, көндез урыны белән көчле булачак, секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк.
Бүген төнлә +3...+5 градус, көндез 10-нчы апрель +14-16 градус булачак.
Тулаем республика буенча шулай ук аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил - көньяк-көнбатыштан, уртача, иртән урыны белән көчле булачак, секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә - 0- +5 градус, көндез +12-17 градус, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.