В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан башкаласында яңгырлы һава торышы саклана.

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче март). Киләсе тәүлектә Татарстанда һәм аның башкаласында аязучан болытлы һава торышы саклана. Төнлә Казанда явым-төшемсез булачак, көндез урыны белән яңгыр явачак.
Җил көньяк-көнбатыштан талгын булачак, 13-нче мартта көндез урыны белән тизлеге 16-21 метрга кадәр, Татарстан буенча 18-23 метрга кадәр җитәчәк.
Бүген төнлә республикада һава температурасы +1-4 градус, Казанда – 2-дән 4 градуска кадәр җылы булачак. Җомга көнне Татарстанда 4-9 градус, башкалада 6-8 градус җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.