В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 2-4 градус җылы булачак, шимбә көндез +6...+8 градус булуы көтелә.
Фото: Денис Гордийко
Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 2-4 градус җылы булачак, шимбә көндез +6...+8 градус булуы көтелә.
Татарстан буенча шулай ук болытлы булачак, көндез аязучан. Төнлә һәм иртән яңгыр, төньяк районнарда урыны белән юеш кар булуы ихтимал. 17-нче октябрь көндез явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача, төнлә тизлеге секундына 15-16 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һаваның минималь температурасы – +1...+6 градус. Көндез иң югары температура +5-10 градусны тәшкил итәчәк.
Якшәмбегә каршы төндә республикада явым-төшемсез булачак. 18-нче октябрьдә иртән һәм көндез яңгыр булырга мөмкин, иртән аерым районнарда – юеш кар. Төньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка үзгәрүчән талгын җил, урыны-урыны белән тизлеге секундына 15-17 метрга җитәчәк. Төнлә һава температурасы минус 4-тән +1 градус аралыгында тирбәләчәк. Якшәмбе көндез +7-12 градус булуы көтелә, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.