Көндез ТР башкаласында -5-7 градус булыр дип көтелә.
Фото: Денис Гордийко
Иртәгә Казанда болытлы булачак. Төнлә урыны белән бераз кар, буран һәм -9-11 градуска кадәр суык булачак. Көндез синоптиклар кар, урыны белән көчле кар, аерым районнарда буран вәгъдә итә. Һава температурасы -5-7 градуска кадәр күтәреләчәк.
Җомга, 30 нчы декабрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә кар көтелә, көндез урыны белән шулай ук азрак кар явачак. Төнлә термометр баганалары -7-12 градуска кадәр, аязганда -15 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -4-9 градуска кадәр җылы булачак.
Республикада 31 нче декабрь шимбә көнне дә болытлы һава торышы сакланачак. Көндез аерым районнарда буран булырга мөмкин. Төнлә синоптиклар -8-13 градуска кадәр, аязганда -17 градуска кадәр суык булачак дип җиткерә. Көндез һава -3-8 градуска кадәр җылыначак. Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.