В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез ТР башкаласында +5-7 градуска кадәр җылы булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы ноябрь). Кич белән Татарстан, шул исәптән Казан территориясендә урыны белән томан көтелә. Һава торышының начарлануы 10 нчы ноябрьдә төнлә һәм көндез дәвам итәчәк.
Иртәгә ТР башкаласында синоптиклар болытлы һава һәм яңгыр вәгъдә итә. Төнге температура +2-4 градус тәшкил итәчәк, көндез һава +5-7 градуска кадәр җылыначак, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология үзәге.
11 нче ноябрь, җомга көнне, Татарстанда болытлы булачак. Республика халкын бераз яңгыр һәм томан көтә. Төнлә – +1-6 градус, көндез термометр баганалары +3-8 градуска кадәр күтәреләчәк.
Болытлы һава торышы республикада шимбә көнне, 12 нче ноябрьдә дә сакланачак. Синоптиклар яңгыр, тизлеге секундына 15-20 метрга җитүче көчле җил фаразлый. Төнлә 1 дән 6 градуска кадәр җылы булачак, көндез һава +3-8 градуска кадәр җылыныр дип көтелә.