В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
1 март көне һава температурасы +1 градуска кадәр җылыначак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче февраль). 1 мартта Казанда болытлы һава, кар, юеш кар явачак, урыны белән буран һәм бозлавык көтелә. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Һава температурасы төнлә минус 3-5 градус тәшкил итәчәк, көндез – минус 1 градустан +1 градуска кадәр.
Тулаем Татарстан буенча болытлы һава көтелә, кар, юеш кар көтелә. Төнлә һава температурасы минус 2-7 градуска кадәр салкын булачак, көндез – минус 3 градустан +1 градуска кадәр, юлларда бозлавык сакланачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.