Ялларда казанлыларны һәм республика халкын коры тыныч һава торышы көтә
Бүген төнлә һәм иртәгә көндез Казанда синоптиклар алмашынучан болытлы һава вәгъдә итә. Явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан (тизлеге секундына 5-10 метрга кадәр). Тәүлекнең караңгы вакытында термометр баганалары -1..-3 градуска кадәр төшәчәк. Шимбә көндез һава +12..+14 градуска кадәр җылыначак.
Татарстанда ял көннәрендә, 29 һәм 30 мартта, коры тыныч һава торышы көтелә. Төнлә һава температурасы +2..-3 градуска кадәр, көнчыгышта урыны белән -7 градуска кадәр төшәчәк. Көндез +9..+14 градуска кадәр җылы вәгъдә итәләр.
ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, киләсе атна башында, 31 мартта, тулаем республика буенча явым-төшем көтелми. Сишәмбе, 1 апрельдә, урыны белән бераз яңгыр ява. Төнлә һава температурасы -1..+3, көндез +9..+14 градус булыр, дип көтелә.