8 августта төнлә һәм көндез яшен, көчле яңгыр, боз, көчле җил көтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче август). Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде. Синоптиклар һава торышы бозылуы турында кисәтәләр: 8 августта төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән яшен, көчле яңгыр, боз, көчле җил көтелә. җилнең көче 17 м/с, яшен вакытында 19-24 м/с кадәр булырга мөмкин.
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре республикада яшәүчеләргә киңәшләр бирә. Кече суднолар ияләренә сулыкларга чыкмаска, үзләре белән һәрвакыт коткару чаралары йөртергә, ялгызы гына балык тотмаска киңәш ителә.
Автотранспорт чаралары йөртүчеләргә торак пунктлар чикләренә нигезле сәбәпләрсез чыкмаска, юлларда игътибарлы булырга, куркынычсыз дистанция сайларга, һава шартларына нигезләнеп тизлек сайларга киңәш ителә.
Җил көче артканда, пыяласыз балконнардан ныгытылмаган предметларны алырга, тәрәзәләрне ябарга киңәш ителә. Җил көче артканда, йортларның кәрнизләре, реклама стендлары, ныгытлмаган элмә такталар, черегән агачлар янында йөрмәскә һәм тормаска кирәк. Җәрәхәтләр алмас өчен подъезд яисә подвалларга качарга киңәш ителә.