В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан буенча тулаем алганда синоптиклар аязучан болытлы һава була дип җиткерә, күпчелек районнарда яңгыр явачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче октябрь). Иртәгә, 4-нче октябрьдә, Казанда синоптиклар алмашынучан болытлы һава торышы, вакыты белән яңгыр явачак дип җиткерәләр. Төнлә көньяк, уртача җил булачак, минималь һава температурасы – 8-10 градус җылы. Көндез уртача көньяк-көнбатыш җиле була, урыны белән секундына 15 метрга кадәр җитәчәк. Һава температурасы +12-14 градуска кадәр җитәр дип көтелә.
Татарстан буенча тулаем алганда синоптиклар аязучан болытлы һава була дип җиткерә, күпчелек районнарда яңгыр явачак. Җил – көньяк, көньяк-көнбатыштан, көчле, яшен булуы ихтимал. Көндез һава температурасы – 12-17 градус җылы булачак, төнлә – 12-17 градус җылы, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохиткә күзәтү ясау идарәсе.