В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче август). Иртәгә, 1 сентябрьдә, Казанда урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшен көтелә. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизелктә искән җил яшен вакытында тизелеге 15-18 м/с кадәр артырга мөмкин. Төнлә һава температурасы +13-15 градус тәшкил итәчәк, көндез – +23-25 градус.
Татарстан буенча бераз җылырак булачак – +23-28 градус. Төнлә һава температурасы +8-13 градуска кадәр төшәчәк, көнбатыш районнарда – +16 градуска кадәр. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшен көтелә, җилнең көче 15-20 м/с кадәр артырга мөмкин.
Фаразлар буенча, 2 сентябрьдә республикада төнлә яңгыр явачак, урыны белән яшен көтелә, көндез урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк, яшен вакытында тизлеге 18 м/с кадәр артырга мөмкин. Төнлә +11-16 градус, көндез +19-24 градус көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.