В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез бераз яңгыр явачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче апрель). Иртәгә, 29 апрельдә, Казанда җилле һәм дымлы булачак. Төнлә һәм көндез бераз яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизелеге төнлә секундына 19 метрга кадәр артачак, ә көндез – секундына 16 метрга кадәр. Төнлә терекөмеш баганалары +5-7 градуска кадәр төшәчәк, көндез температура +11-13 градус булачак.
Татарстан буенча киләсе төндә урыны белән яшенле көчле яңгырлар явачак. Көндез явым-төшем туктамаячак. Төнлә һава температурасы +4-9 градус булачак, көндез – 9-14 градус, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.