В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген төнлә Казанда синоптиклар аязучан болытлы һава торышы вәгъдә итә
Якын көннәрдә Татарстанда явым-төшем күренми. Һаваның максималь температурасы +27 градус тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә республиканың Гидрометүзәге.
Казанда бүген төнлә күк ачык һәм явым-төшемсез булачак. Һава температурасы +12..+14 градус тәшкил итәчәк. Көндез — +22..+24 градус.
Шимбә көнне, 29 нчы июньдә, Татарстанда синоптиклар тизлеге 18 м/с кадәр җиткән көчле җил фаразлыйлар. Явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы +9..+14 градус, көндез — +18..+23 градус.
Якшәмбе, 30 нчы июнь көнне республикада тыныч һәм коры һава торышы фаразлана. Төнлә +8..+13 градус, көндез +22..+27 градуска кадәр җылытачак.
Татарстан Республикасы Гидрометүзәге алдан фаразлаганча, киләсе атна башында эссе, әмма үзгәрүчән һава көтелә. Синоптиклар кыска вакытлы яңгырлар вәгъдә итә, урыны белән яшен булырга мөмкин. Көндез һава +26..+31 градуска кадәр җылыначак.