Синоптиклар һава торышының начараюы турында кисәтелә. 23 июльдә Татарстанда һәм Казанда 15-20 м/с тизлектәге яшенле яңгыр явачак, урыны белән я көчле яңгыр, я боз явачак.

22 июльдән 23енә каршы төндә, шулай ук көндез Казанда аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр явачак. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяк-көнчыгышка таба 5-10 м/с, урыны белән тизлеге 14 м/с, яшен вакытында кыска вакытлы көчәю 15-18 м/с. Температура төнлә +17…+19 градус, көндез +24…+26 градус җылы булачак.

Гомумән алганда, Татарстан буенча аязучан болытлы һава, төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, кайбер районнарда томан фаразлана. Көндез яңгыр, урыны белән көчле, яшенле яңгыр, боз булуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяк-көнчыгышка таба 5-10 м/с, урыны белән тизлеге 14 м/с, яшен вакытында кыска вакытлы көчәю 15-20 м/с. Төнлә температура +14…+19 градус җылы, көндез температура +23…+28 градус.

2025-07-22T17:17:08+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.