Шәһәрдә җитди явым-төшемнәр күренми
Ял көннәрендә татарстанлыларны коры һава торышы көтә, максималь температура 28 градус тәшкил итәчәк. Бу хакта республиканың Гидрометүзәге хәбәр итә.
Иртәгә Казанда синоптиклар алмашынучан болытлы һава вәгъдә итә, урыны белән җил 15 м/с ка кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +10..+12 градус тәшкил итәчәк, көндез термометр баганалары +24..+26 градуска кадәр күтәреләчәк.
Якшәмбе, 14 июльдә, Татарстанда явым-төшем ихтималы элеккечә зур булмаячак. Төнге температуралар +10..+15 градус тирәсендә булыр дип көтелә, көндез һава +23..+28 градуска кадәр җылыначак.
Алдан фараз буенча, киләсе атна башында, атмосфера фронтлары якын булу сәбәпле, республика буенча урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, яшенле яңгырлар булырга мөмкин. Температура күтәрелер дип көтелә, көндез термометр баганалары +25..+30 кә кадәр күтәреләчәк.