В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез 25 гыйнвар көнне 9-11 градус салкын көтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче гыйнвар). Иртәгә, 25 гыйнвар көнне, Казанда көчле кар көтелми. Болытлы булачак, вакыты белән бераз кар явачак.
Метеорологлар көньяк-көнчыгыштан уртача җил, бозлавык хакында кисәтә. Төнлә Казанда һава температурасы – минус 11-13 градус, көндез – минус 9-11 градус тәшкил итәчәк.
Шулай да, кар Татарстанның күпчелек районнарында явачак. Урыны белән көчле булмаган буран көтелә, республиканың барлык территориясендә – көньяк-көнчыгыштан уртача җил. Төнлә – минус 11-16 градус, көндез – минус 8-13 градус. Юлларда – бозлавык, дип хәбәр итә ТР гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.