В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Метеорологлар һава шартлары начараю турында хәбәр итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче гыйнвар). Төнлә Казанда һава шартлары начараю көтелә. Метеорологлар көчле кар яву турында кисәтә.
24 гыйнвар көнне болытлы булачак, урыны белән көчле кар явачак. Көньяк-көнчыгыштан уртача җил исәчәк. Төнлә терекөмеш баганалары минус 11-13 градус күрсәтәчәк, көндез – минус 8-10 градуска кадәр.
Татарстан буенча көчле кар, буран, Казаннан аермалы буларак төнлә генә түгел, көндез дә көтелә. Көньяк-көнчыгыштан 4-9 м/с белән, урыны белән 14 м/с исүче җил исәчәк. Төнлә – минус 10-15 градус, көндез минус 8-13 градус фаразлана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсе.