В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юлларда бозлавык һәм кар көртләре көтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче февраль). Иртәгә, 5 февральдә, Татарстан һәм аның башкаласы территориясендә һава торышы кискен начараячак: көчле кар, буран, бозлавык, көньяк-көнчыгыштан15-16 м/с кадәр көчле җил көтелә. Юлларда бозлавык саклана, урыны белән кар көртләре булырга мөмкин.
Казанда төнлә һава температурасы 18-20 градус салкын булачак, аязганда – минус 23 градуска кадәр, көндез – минус 8-10 градуска кадәр. Тулаем алганда, Татарстан буенча төнге сәгатьләрдә һава температурасы 18-23 градуска кадәр салкын булачак, көнчыгыш районнарда һәм аязган вакытта температура минус 28 градуска кадәр, ТР көньяк-көнбатышында – минус 10-15 градуска кадәр төшәчәк. 5 февральдә көндез Татарстан Республикасында максималь һава температурасы минус 6-11, көнчыгыш районнарда - минус 16 градуска кадәр, көньяк-көнбатышта – 1-6 градуска кадәр салкын булачак, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.
Татарстан ЮХИДИ машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү турында кисәтә, шулай ук юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысы да тәүлек буе дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала, дип искәртә.