В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда төнлә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче март). Синоптиклар республика һәм аның башкаласы халкын һава шартларының начарлануы турында кисәтә. 8-нче март көнне көндез көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Казанда төнлә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез булачак. Төнлә минималь һава температурасы 11-дән 13 градуска кадәр салкын булачак. Көндез максималь һава температурасы минус 2-4 градус тәшкил итәчәк. Көн ахырында һәм кич белән бераз кар явачак.
8-нче мартта Татарстан буенча тулаем алганда алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә – явым-төшемсез. Көн ахырында Татарстан Республикасы көнбатышында урыны белән кар явачак. Төнлә термометр баганалары минус 11-16 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы 2-дән 7 градуска кадәр салкын булачак.
9-нчы һәм 10-нчы мартта Татарстанда кар, юеш кар һәм яңгыр кебек явым-төшемнәр көтелә. Ике көн дәвамында көчле җил булуы фаразлана. Шимбәгә каршы төндә, 9-нчы мартта, республикада температура 2-7, көнчыгышта 10 градуска кадәр салкын булачак. Якшәмбе төнендә – минус 4-тән +1 градуска кадәр. 9-нчы һәм 10-нчы мартта көндезге сәгатьләрдә температура минус 1 белән +4 градус арасында үзгәреп торачак.
Юлларда бозлавык, урыны белән көчле үк, дип кисәтә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.