Көндез аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән юеш кар һәм яңгыр явачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы март). Синоптиклар казанлыларны һава шартларының начараюы турында кисәтә: 27-нче мартта төнлә һәм иртән республика һәм аның башкаласы территориясендә урыны белән көчле җил (Казанда – 16 м/с кадәр), буран һәм бозлавык көтелә.
Төнлә Казанда вакытлыча кар, юеш кар, урыны белән кыска вакытлы буран булачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил, урыны белән көчле җил исәчәк. Көндез аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән юеш кар һәм яңгыр явачак. Көньяктан талгын җил. Төнлә һава температурасы минус 1-дән +1 градуска кадәр, көндез 5-тән 7 градуска кадәр җылы булачак.
Тулаем республика буенча шулай ук аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кар, юеш кар, көндез яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән урыны белән буран, бозлавык һәм көчле җил фаразлана. Төнлә һава температурасы минустан 4 градуска кадәр, көндез – 2-дән 7 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.