В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Термометр баганалары 22-24 градуска кадәр күтәреләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июль). Иртәгә, 10-нчы июльдә, Татарстанда һәм аның башкаласында аязучан болытлы һава торышы көтелә. Уртача җил булачак, урыны белән көньяк-көнбатыштан исәчәк җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк, республика буенча – 20 метрга кадәр.
Чәршәмбегә каршы төндә Казанда урыны белән аз гына яңгыр явачак. Һава температурасы 14-16 градус тәшкил итәчәк. 10-нчы июльдә көндез синоптиклар яңгыр, урыны белән яшен фаразлый. Термометр баганалары 22-24 градуска кадәр күтәреләчәк.
Республикада төнлә һәм көндез шулай ук яңгырлар көтелә, көнчыгышта көчле яңгырлар фаразлана. Һава температурасы төнлә 12-17 градуска кадәр төшәчәк, көндез һава температурасы 20-25 градуска кадәр җылына, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.