Көндез һава температурасы +8-10 градус тәшкил итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче апрель). 28 апрельдә көндез һәм 29 апрельдә төнлә Татарстанда урыны белән көчле яңгыр, яшен һәм көньяктан юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртеп, 15-20 м/с (урыны белән 23 м/с) тизлек белән исүче көчле җил көтелә. Бу актив көньяк-көнбатыш циклон керү белән бәйле.
Көндез 29 апрельдә циклонның тыл өлешендә көчле җилле (15-20 м/с) һәм вакыты белән яңгырлы тотрыксыз һава торышы саклана.
Казанда киләсе тәүлекләрдә аязучан болытлы һава булачак. 28 апрельдә урыны белән көчле яңгыр көтелә. Төньяк-көнбатыштан уртача, шимбә көнне урыны белән 15-20 м/с тизлек белән җил булачак.
Бүген төнлә һава температурасы +4-6 градус булачак, көндез – +8-10 градус, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.