В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Спикер шәһәрләр үсеше өчен яңа, адаптив, экологик һәм икътисади нәтиҗәле якын килү турында сөйләячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июнь). 5-нче июньдә Казанда «Акыллы» шәһәр генә түгел» темасына лекция узачак. Швейцария архитекторы Станислава Бошкович шәһәрләрне үстерү өчен яңа, адаптив, экологик һәм икътисади нәтиҗәле якын килү турында сөйләячәк. Аның нигезендә шәһәр киңлекләрен һәм үзгәртеп корылган инфраструктура челтәрләрен ныгыту ята.
Очрашу 5-нче июньдә 18.00 сәгатьтә IT-паркның «Кайнау ноктасы» коллектив эш киңлегендә узачак.
Станислава Бошкович Мендризио архитектура академиясендә (USI) архитектура буенча докторлык дәрәҗәсенә, Швейцария, шулай ук Мәскәү архитектура институтында (MArchI) һәм Мендризио архитектура академиясендә (USI), Швейцария, алдагы дәрәҗәләргә ия. Хәзерге вакытта Imperial College London университетында киләчәк буын шәһәрләрен проектлау өчен яңа кораллар куллану өлкәсендә фәнни эш белән шөгыльләнә. Станислава әйләнә-тирә мохитнең деградацияләве нәтиҗәләрен йомшартуга юнәлтелгән стратегияләрне эшләү һәм куллану юлы белән шәһәрләрне үстерү белән аеруча кызыксына.
Элегрәк ул Швейцария, Италия, Испания һәм Россия университетларында заманча шәһәр дизайны һәм шәһәр үзгәртеп корулары буенча лекцияләр укыган иде.