Вакансияләр турындагы мәгълүматны Горький исемендәге, Урицкий исемендәге, «Крылья Советов» паркларында һәм Горки-Әмәт урманнарында белеп булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче август, Алена Мирошниченко). Казан паркларында вакантлы эш урыннары ярминкәләре узачак, анда мәктәп ашханәләрендә буш эш урыннары тәкъдим ителәчәк. Вакансияләр турындагы мәгълүматны 24-нче августта Горький исемендәге, Урицкий исемендәге, «Крылья Советов» паркларында һәм Горки-Әмәт урманнарында белеп булачак. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Римма Мөхәммәдшина хәбәр итте.
Мәктәп ашханәсендәге эшнең өстенлекләре арасында Римма Мөхәммәдшина тулы социаль пакетны, рәсми эшкә урнашуны, социаль ипотека алу мөмкинлеген билгеләп үтте. Ә Яшь белгеч мәктәбе һәм Идарәче мәктәбе пешекчеләргә карьера үсеше перспективалары булдырырга һәм киләчәктә җитештерү мөдирләре вазифаларына дәгъва кылырга мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте спикер.
«Бүгенге көндә пешекчеләр белән тәэмин ителеш 84% тәшкил итә, кухня хезмәткәрләре - 77%. Пешекче һөнәре һәрвакыт хезмәт базарында иң кирәкле һөнәрләрнең берсе булып тора. Мондый профессионаллар һәрвакытта да җитми, бигрәк тә махсус квалификация таләп иткән мәктәптә туклануда», - дип ассызыклады Р.Мөхәммәдшина.
Бүген департамент штатында барлыгы 1,5 мең хезмәткәр эшли, шулардан 1150 белгеч турыдан-туры ризык әзерләү белән мәшгуль.