В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алтын медаль өчен көрәштә Валерия Лядова Калуга спортчысына оттырды
Фото: Казан шәһәренең «Фехтование буенча республика олимпия резервы спорт мәктәбе» өстәмә белем бирү дәүләт автоном учреждениесе
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче декабрь). Татарстан башкаласыннан спортчы Валерия Лядова 15 яшькә кадәрге шпажистлар арасында фехтование буенча Россия беренчелеге призеры булды. Турнир 1-10 нчы декабрьдә «Сириус» федераль территориясендә уза.
Алтын медаль өчен көрәштә Валерия Калуга спортчысына оттырды. Очрашу 12:7 исәбе белән тәмамланды.
Ярышларда барлыгы 279 кеше катнаша, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.
Казанда Валерия Ирина Радаева җитәкчелегендә фехтование буенча республика олимпия резервы спорт мәктәбендә шөгыльләнә.