В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Китап ярминкәсендә бөтен Россиядән 40 тан артык нәшрият катнашачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче ноябрь). 10 нчы һәм 11 нче декабрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе һәм «Смена» заманча мәдәният үзәгендә 10 нчы кышкы китап фестивале узачак. Бөтен Россиядән 40 тан артык нәшрият катнашында китап ярминкәсе чараның нигезе булачак.
Килүчеләр өчен 3 шоукейс-конференция әзерләнгән. Һәрбер блокка җирле тарих буенча төрле тикшеренүләр турында берничә ачык лекция кергән. Кунакларны «Новейшее краеведение Казани» сөйләшүләр сериясе дә көтә, анда туган якны өйрәнүче Марк Шишкин катнашачак.
Фестиваль кысаларында шулай ук «Идел архивы: дымлы археология, су турында хәтер һәм ни өчен суның хәтере юк» программасы узачак, анда шәһәрлеләргә агач археологиясе, Зөя халкының Идел елгасы турындагы истәлекләре һәм суның химик үзлекләре турында сөйләячәкләр.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фойесында Вознесенский үзәгеннән «О - стиль яки Җепшеклекнең график дөньясы» күргәзмәсе ачыла. Ә Казан рәссамы Илгизәр Хәсәнов «Коллекционер» инсталляциясен тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә «Смена» заманча мәдәният үзәгенең матбугат хезмәте.
Фестиваль программасына шулай ук театр һәм концерт программасы да кертелгән. Әйтик, «Почмак» иҗат лабораториясендә «Урман. Ангелина» спектакле гастрольләре һәм Саша Соколов романы буенча «Ахмаклар өчен мәктәп» спектакле премьерасы булачак. MOÑ театр мәйданында «Шәһәрлеләр театры» форматында спектакльләр тәкъдим итәчәкләр — Казан укытучылары катнашында «Педсовет». Кунакларны музыкантларның чыгышлары да көтә.
Тиздән кышкы китап фестиваленең тулы программасын «Смена» сайтында бастырачаклар. Теркәлү буенча — керү бушлай.