Тыңлаучылар алдында 20 дән артык спикер чыгыш ясаячак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче апрель). Бүген Milmax Science Kazan 2022 фәнне популярлаштыру фестивале башланды. Чара программасында 20 дән артык спикер чыгышы каралган.
Milmax Science Kazan 2022 Татарстан башкаласында икенче тапкыр уза. Быел шәһәр халкы өчен йолдызлар һәм космос турында шоу, фәнни-популяр лекцияләр, дебатлар һәм дискуссияләр, китап һәм сәнгать күргәзмәләре, мастер-класслар һәм викториналар оештырылган. Фестивальнең спикерлары һәм лекторлары табигый, гуманитар фәннәр һәм сәнгать өлкәсендәге галимнәр һәм белгечләр булачак.
Фәнне популярлаштыру фестивале 28 нче апрельдән 30 нчы апрельгә кадәр Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә уза. Чаралар программасы сайтта бастырылган.
Фестивальгә олылар да, балалар да килә ала. Күпчелек чараларга алдан теркәлү буенча керү бушлай, дип хәбәр итә Милли китапханәнең матбугат хезмәте.