В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу көннәрдә югары мода турында көндезге һәм төнге фильмнар күрсәтелде, лекторий, конкурслар узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче сентябрь, Алена Мирошниченко). Бу көннәрдә Казанда узган «Тәрәзә» («Окно») мода, дизайн һәм урам перфомансы фестивалендә меңнән артык кеше һәм шәһәр кунаклары катнашты. «Әйдә, костюм» милли киемнәр тамаша-куелышы һәм Г.Камал театры янындагы мәйданда оештырылган зур интернациональ әйлән-бәйлән фестивальнең кульминациясе булды – Татарстан башкаласы Бөтендөнья туризм көнен шулай билгеләп үтте. Дефиледа 100-дән артык кеше катнашты, алар барысы да дөньяның төрле илләрендәге милли костюмнарны тәкъдм иттеләр.
Мәйданда зур «җир шары» урнаштырылды, катнашучылар аның тирәсендә әйлән-бәйлән йөрде. Теләге булган һәркем затлы дефиле белән таныша алды. Биредә шулай ук фудкорт зонасында кунаклар милли ашларны авыз итте, татар чәе белән җылынды, ә лингвистик мастер-классларда – яңа сүзләр өйрәнде, дөньяның төрле илләрендә үткәрелә торган гореф-гадәтләр һәм йолалар турында белә, милли костюмнарны киеп карый алдылар. «Без планета мәдәниятләренең бердәмлеген күрсәтергә теләдек», - дип аңлатты Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова һәм теләгән һәркем чәй белән сыйлана алды дип җиткерде – 300 литрлы зур самавыр 7 мең кешене сыйлаган.
Шәһәр халкы һәм Казан кунаклары әйлән-бәйләнгә дә, гомум чәй табынына да бик теләп кушылганнар. «Мин бу вакыйга турында иртән белдем һәм гаилә белән килергә булдым. Шәһәрдә шундый кызыклы чаралар узуы бик сөендерә. Уңай эмоцияләр белән генә калды», - дип сөйләде бәйрәмгә килүчеләрнең берсе Рамил Хәбибрахманов.
Моннан тыш, бүген мәйданда узган Heritage дизайнерлары иҗат бәйгесендә гран-при ияләре исемнәрен атадылар. 100-гә якын дизайнер һәм мастер, профильле югары уку йортлары укучылары һәм укытучылары, сәнгать белгечләре, фәнни хезмәткәрләр һәм тармак белгечләре үзара «Этнографик костюм», «Заманча автор костюмы», «Сәхнә костюмы», «Милли киемдәге курчак» номинацияләрендә көч сынашты. Алар жюри хөкеменә 30-дан артык коллекция тәкъдим иттеләр. Шул рәвешле, бүген заманча мода индустриясендә милли мәдәниятне һөнәри үстергәне өчен гран-при ияләрен – Чабаксар дизайнерлары коллективын бүләкләделәр. Ә иҗади яктан үз-үзеңне күрсәтү, мәдәниара аралашуның яңа формаларын үстерү, шулай ук милли гореф-гадәтләрне яшь буынга тапшыру өчен Кукмарадан Таңсылу Гыймадиева һәм Зәлинә Хафизова гран-прига лаек булды.
Исегезгә төшерәбез, «Тәрәзә» мода, дизайн һәм урам перфомансы фестивале Казанда 26-28 сентябрьдә уза. Бу көннәрдә югары мода турында көндезге һәм төнге фильмнар күрсәтелде, лекторий, конкурслар узды. Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында бөтен илдән китерелгән курчаклар күргәзмәсе эше 29-нчы сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.