Барлык ата-аналарга да дәресләрнең нинди һава температурасында уздырылмавы турында мәгълүмат җиткерелде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче гыйнвар). Казан мәктәпләре кискен салкынайтуга карамастан, штат режимында эшлиләр. Барлык ата-аналарга да һава температурасы нинди булган очракта дәресләр уздырылмавы турында мәгълүмат җиткерелде.
Шәһәрнең мәгариф идарәсендә хәбәр итүләренчә, күпчелек укучылар бүген мәктәпкә бармаган. Әмма һава шартларына карамастан, мәктәпкә килгән укучылар белән дәресләр үткәрелә.
Балалар бакчаларына килгәндә, алар шулай ук гадәти режимда эшлиләр, әмма түбән температура аркасында һавада йөрүләр юк.
Исегезгә төшерәбез, кышкы чорда дәресләрне булдырмау турында карар мәгариф оешмасы җитәкчесе тарафыннан кабул ителә. Әлеге карарны кабул иткәндә тышкы һаваның температурасы һәм СанПиН нормалары исәпкә алына.
Авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында М минус 23 градуста, шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм авыл мәктәпләренең 5-9-нчы сыйныфларында – минус 25, шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында – минус 27 градус, авыл мәктәпләренең 10-11-нче сыйныфларында – 30 градус салкын, шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында – минус 32 градус булган очракта дәресләр гамәлдән чыгарылырга мөмкин.