Ул өч этапта узачак
Фото: Денис Гордийко
Исемлеккә Мәскәү районының Ф.Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиясе, Идел буе районының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 10 нчы мәктәбе, Казан энергетика көллияте һәм Казан сәүдә-икътисад техникумы кертелгән.
Эксперимент өч этапта узачак. Беренчесе һәм икенчесе 15 нче марттан 30 нчы сентябрьгә кадәр була һәм цифрлы документларны формалаштыру механизмын эшләүне һәм аларны дәүләт хезмәтләре порталына тапшыруны үз эченә алачак. Киләсе этап әлеге реестрны тулы күләмдә файдалануга кертүне күздә тота. Ул 1 нче октябрьдән 31 нче декабрьгә кадәр узачак.