В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрдә һава торышы яхшыра бара
Денис Гордийко фотосы
Иртәгә, 4 февральдән, Татарстан башкаласының мәгариф учреждениеләре гадәти форматта эшли башлый. Уку-укыту эшчәнлегенең дистанцион режимын тәмамлау турындагы карарны шәһәр җитәкчелеге һава торышының яхшыра баруына бәйле рәвештә кабул итте.
Гомуми белем бирү мәктәпләрендә дәресләр кабул ителгән расписание нигезендә үткәреләчәк.
Шәһәр халкына сәфәрләрне, маршрутларны алдан планлаштырырга киңәш итәләр, мөмкин булган очракта өстәмә сәфәрләрдән баш тартулары сорала.
Исегезгә төшерәбез, 30 гыйнвар көнне «Буран» планы гамәлгә кертелде, шәһәрдә биш тәүлек дәвамында көчле кар яуды – башкалада айлык явым-төшем нормасының 70 проценты теркәлгән.