В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чыгарылыш кичәсендә 5700-дән артык чыгарылыш сыйныф укучысы катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июнь, Алинә Бережная). Бүген Казанда «Казан Арена» стадионы каршындагы мәйданда шәһәр мәктәпләренең 5700-дән артык чыгарылыш сыйныф укучысы өчен беренче гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе узды. Тантана сәбәпчеләре өчен танылган башкаручылар катнашында программа, укытучылар, мәктәп директорлары һәм шәһәр югары уку йортлары ректорларынннан котлау, ак күгәрченнәр очырту, вальс бию каралган иде.
Мәктәпне тәмамлау һәм кичәге укучыларны олы тормышка ашыру белән котларга ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева килде.
Людмила Андреева билгеләп үткәнчә, бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бик мөһим көн. «Сез онытылмас мәктәп елларын үттегез, һәм бүген сез олы тормышка аяк басасыз. Чыгарылыш кичәсе – һәр укучы өчен бик мөһим көн. Барыгыз да мәктәпне уңышлы тәмамладыгыз, әмма алда тагын бер имтихан – сез сайлаган уку йортына керү», - диде Л.Андреева. Рафис Борһанов быел мәктәпне тәмамлаучылар Бердәм дәүләт имтиханын тапшырганда лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр дип өстәде. «Сезнең күбегез Казан студентлары сафын тулыландырачак. Инде бүгеннән үк республикабызның горурлыгы булып торасыз, быел укуны тәмамлаучыларның белем дәрәҗәсе һәм сыйфаты узган ел күрсәткечләреннән артып киткән. Уңышлар телим, үзегезне шушы олы тормышка әзерләүчеләрне онытмагыз», - диде ТР Мәгариф һәм фән министры. Дамир Фәттахов та үз чиратында чыгарылыш сыйныф укучыларына тормышта үзләрен табуларын теләде. «Сезнең өчен кызыклы тормышка ишекләр ачыла, һәм ул нинди булачагы сезгә генә бәйле. Сезгә бернидән дә курыкмавыгызны, үзегезгә һәм үз көчегезгә ышануыгызны телим, барысы да сезгә генә бәйле», - дип белдерде чыгарылыш сыйныф укучыларына ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры.
Аннары сәхнәгә имтиханнарда иң яхшы нәтиҗә күрсәткән унөч укучы чыкты: Вахитов районының 39-нчы номерлы мәктәбе Ралина Кунафина, Идел буе районының 19-нчы гимназиясе укучысы Камил Басаров, Вахитов районының 39-нчы номерлы мәктәбе укучысы Антон Емекеев, Совет районының 11-нче гимназиясе укучысы Екатерина Митрофанова, Совет районының 72-нче мәктәбе укучысы Яна Спиридонова, Яңа Савин районының 177-нче номерлы лицее укучылары Валерия Кузнецова, Анастасия Лапшина, Ләйсән Хәтимова, Мәскәү районының 94-нче номерлы лицее укучысы Румия Гибатова, Вахитов районының 131-нче номерлы лицее укучылары Маргарита Степанова, Артур Хөсәенов, Милена Булкина, Мәскәү районының 2-нче гимназиясе укучысы Рамил Баһавиев. Тантаналы шартларда аларга аттестатлар тапшырылды.
Традиция буенча балалар җавап сүзе белән чыгыш ясадылар. Бу елда мәктәп укучылары исеменнән рәхмәт сүзләрен Мәрҗани исемендәге татар гимназиясенең чыгарылыш укучысы Рамил Баһавиев җиткерде, ул БДИ нәтиҗәләре буенча 399 балл җыйган.
«Бүген безнең өчен, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен тулы көчкә эшләргә, үзебезне күп өлкәләрдә сынап карарга вакыт җитте, энергиябез ташый һәм без аны яхшы эшләргә юнәлтергә әзербез. Һәркайсыбызга бу дөньяда үз-үзебезне табарга һәм бәхетле булырга язсын. Хәерле сәгатьтә!» - дип билгеләп үтте чыгарылыш сыйныф укучысы һәм укытучыларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Аннан соң чыгарылыш сыйныф укучылары күккә олы тормышка аяк басуны символлаштыра торган ак күгәрченнәр очырдылар.
Мәктәп вальсы кичәнең аеруча дулкынландыргыч һәм мөһим мизгеле булды, аны тугызынчы сыйныфларның 600 укучысы башкаруындагы хор астында 150 бию пары башкарды.
Күп кенә чыгарылыш сыйныф укучылары бәйрәмгә үзләренең әти-әниләре белән килгән иде, алар үзләре дә укучылардан да ким дулкынланмады. «Мин бүген улымны шундый матур, зур кеше итеп күрүемә шатмын. Һәр ана өчен үз баласының елмаюын күрү - бәхет. Алда аны университетка укырга керү көтә, мин аңа һәрчакта да булышырга әзермен һәм һәрчак янәшәдә булачакмын, без сынауларны бергә җиңеп чыгачакбыз», - диде чыгарылыш сыйныф укучыларының берсенең әнисе Айгөл Хөснетдинова.
Бәйрәм атмосферасына карамастан, чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәп тормышы белән саубуллашканда күз яшьләрен тыя алмады. «Минем өчен бу бер үк вакытта күңелле дә, моңсу да бәйрәм. Мәктәп белән саубуллашу моңсу, әмма икенче яктан безнең өчен зур мөмкинлекләр ачыла», - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Казанның Мәскәү районындагы 122-нче номерлы гимназия укучысы Мария Салтанаева. Аның сыйныфташы Элина Сәйфетдинова укытучылар мәктәп тормышының аерылгысыз өлеше булып хәтердә калачак, без аларны онытмаячакбыз дип белдерде. «Мин мәктәпкә, укытучыларга белем биргәннәре өчен рәхмәтле. Күп кенә укытучылар тормыш остазлары булды, аларны сагыначакмын һәм кунакка килгәлиячәкмен», - диде Э.Сәйфетдинова.
Бу кичәдә һәр укучы үзенең мәктәбенә, укытучыларга, сыйныфташларына рәхмәт сүзләрен әйтә алды. Мәйданчыкта турыдан-туры трансляция эшләде һәм зур экранда балаларның котлауларын күрсәттеләр.
Бәйрәм кичәсе дискотека белән дәвам итте, анда яшьләр #ТВОЙХОД Бөтенроссия бию флешмобына кушылып, берничә хәрәкәт башкарды. «Мальбэк һәм Сюзанна» музыкаль төркеме, татар эстрадасы йолдызы Гөлназ Батталова укучыларга күтәренке кәеф бүләк итте. Телевизион «Песни» тамшасының икенче сезон җиңүчесе, рэп башкаручы Slava Slame кичәнең хедлайнеры булды, яшьләр аңа кушылып җырладылар.
Бәйрәм салюты финал аккорды булды, ул төнге Казан күген төрле төсләргә күмде.