Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.08.2023, 18:05

ТР Милли музеендагы күргәзмәдә СССР чоры мәктәп формасын һәм портфельләрен күрсәтәчәкләр

Белем көнендә музейда интерактив программа узачак

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче август). ТР Милли музее 1 нче сентябрьдә «УкуДА!» күргәзмәсен тәкъдим итәчәк. Оештыручылар совет тарихына чумарга һәм ул вакыттагы һәр укучыда булган предметлар белән танышырга тәкъдим итәләр. Кунакларга мәктәп портфельләре һәм дипломатлар, дәреслекләр, көндәлекләр, дәфтәрләр, линейкалар, каурый каләмнәр һәм башка экспонатлар күрсәтеләчәк.

Совет укучы формасы күргәзмәнең төп бизәге булачак. Кунаклар мәктәп парталары артына да утырып карый алачак, дип хәбәр иттеләр музейның матбугат хезмәтендә.

Күргәзмәне 29 нчы сентябрьгә кадәр карарга мөмкин.

Шулай ук Белем көне хөрмәтенә «Беренче класс бәйрәме» интерактив программасы узачак. Чара 11:00 сәгатьтә башлана. Программада тарихи лекцияләр, интерактив дәресләр, квиз һәм квест-уен булачак.

Җәдвәл:

11:00 – «Линейкага бас» (тарих 7+). Театральләштерелгән музей дәресе Татарстанда беренче мәктәпләрнең ничек барлыкка килүе һәм анда нәрсәгә өйрәнүләре турында сөйләячәк.

12:00 – «Класс сәгате» (интерактив дәрес 8+). Анда борынгы кешеләрнең ерактан ничек аралашулары турында сөйләячәкләр, шифрлау белән таныштырачаклар һәм «күгәрчен почтасы»ның эшен күрсәтәчәкләр.

13:00 – «Мәктәптән тыш» (квиз 14+). Интеллектуаль-күңел ачу уены, анда мәктәп программасыннан төрле сорауларга җавап бирергә кирәк булачак.

14:00 – «1895» (квест-уен 14+). Төп геройлары катнашучылар булган маҗаралы уен. Шифрланган табышмаклар ТР Милли музееның иң якты экспонатларының серләрен ачарга ярдәм итәчәк.

Барлык яңалыклар