Казанда мәктәп укучысы, онлайн уенда робукслар (уен акчалары) алырга теләп, мошенникларга әбисенең акчаларын күчергән.
Хатын оныгының онлайн платформада уйнарга мавыгуы һәм телефонын соравы турында сөйләгән. Сессия вакытында кыз белән аралашу кушымталарының берсендә элемтәгә кергәннәр һәм уен акчалары вәгъдә иткәннәр. Моның өчен банк кушымтасына кереп, күчерүләр ясарга кирәк булган. Нәтиҗәдә кыз билгесез хисапка 400 мең сум тирәсе акча җибәргән.
«Сафиуллин» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе «Мошенниклык» буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.
Идарәдә, җинаять корбаны булмас өчен, таныш булмаган кешеләрдән килгән мәгълүматны яңадан тикшерергә һәм билгесез хисап язмасыларына акча күчермәскә кирәк, дип искәрттеләр. Шулай ук халыкка балаларны һәм гаиләнең өлкән яшьтәге әгъзаларын киберкуркынычсызлык нигезләренә өйрәтергә киңәш итәләр.