Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.08.2018, 12:20

Казан укучысы Кытайда үткән математика буенча олимпиадада җиңде

Ярышлар нәтиҗәләре буенча КФУның IT-лицее укучысы Анна Седова алтын медаль яулады.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче август). Анна Седова Казанга China Girls Mathematical Olympiad (CGMO) халыкара математика олимпиадасында яулаган алтын медаль белән кайта. КФУның IT-лицее укучысы иң яхшы нәитҗәләрнең берсен күрсәткән.

Олимпиада 11 августтан 16 августка кадәр Кытайның Чэнду (Chengdu) шәһәрендә үтте. Анда Сингапур, АКШ, Филиппин, Макао, Гонконг, Россия, Канада, Бөек Британия һәм Австралиядән югары сыйныфларда укучы кызлар катнашкан.

Анна Седова Россия җыелмасы составына кергән. Команда укучыларның математика буенча Бөтенроссия олимпиадасының Үзәк фән методик комиссиясе тарафыннан ел дәвамында укучы кызлар нәтиҗәләре рейтингы нигезендә формалашкан. Россия командасы барлыгы 2 алтын һәм 2 көмеш медаль яулаган, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар

Казан укучысы Кытайда үткән математика буенча олимпиадада җиңде

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче август). Анна Седова Казанга China Girls Mathematical Olympiad (CGMO) халыкара математика олимпиадасында яулаган алтын медаль белән кайта. КФУның IT-лицее укучысы иң яхшы нәитҗәләрнең берсен күрсәткән.<br> </p> <p> Олимпиада 11 августтан 16 августка кадәр Кытайның Чэнду (Chengdu) шәһәрендә үтте. Анда Сингапур, АКШ, Филиппин, Макао, Гонконг, Россия, Канада, Бөек Британия һәм Австралиядән югары сыйныфларда укучы кызлар катнашкан. </p> <p> Анна Седова Россия җыелмасы составына кергән. Команда укучыларның математика буенча Бөтенроссия олимпиадасының Үзәк фән методик комиссиясе тарафыннан ел дәвамында укучы кызлар нәтиҗәләре рейтингы нигезендә формалашкан. Россия командасы барлыгы 2 алтын һәм 2 көмеш медаль яулаган, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте. </p>