В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кыз әтисенең картасын кулланган
Марат Мөгыйнов фотосы
Яшүсмернең, әтисенең смартфонын кулланып онлайн платформаларның берсендә уен уйнавы ачыкланган. Уен барышында уен өчен бонуслар вәгъдә итеп, кыз белән билгесез затлар элемтәгә керә. Җинаятьчеләр аны берничә инструкция үтәргә: банк кушымтасына кереп, күрсәтелгән счетларга акча күчерергә күндерә. Бүләк алу өчен, укучы кыз әтисенең картасыннан билгесез счетларга 80 мең сумнан артык акча күчерә.
Килеп чыккан очрак нигезендә «Алдау юлы белән чит милекне урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе.
Хокук саклау органнары ата-аналарны балалар белән социаль челтәрдә үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре турында фикер алышырга һәм шәхси, финанс мәгълүматларны тарату куркынычын аңлатырга чакыра. Шулай ук мобиль кушымталар аша сатып алу чараларын чикләргә һәм банк кушымтасында транзакцияләр тарихын даими тикшерергә тәкъдим ителә.
Исегезгә төшерәбез, «Минем Казан» порталында киберҗинаятьчеләрдән саклану бүлеге булдырылды.