Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.05.2019, 14:51

Укучыларга тарих фәненнән бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү буенча консультация бирәчәкләр

Лекция 21-нче майда узачак, катнашу өчен социаль челтәрләрдә БДИ бергәлегендә теркәлергә мөмкин.

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче май). 21-нче майда Казан укучылары тарих буенча БДИга әзерләнүгә бәйле онлайн-консультацияләргә кушыла ала.

Дәресне Мәскәүдә тарих буенча БДИ фән комиссиясенең өлкән эксперты, 1210-нчы номерлы Мәскәү мәктәбенең тарих укытучысы, «Ел укытучысы» номинациясендә «Мәскәүнең ел укытучысы – 2018» конкурсы финалисты, «Мәскәү укытучысы» олимпиадасы җиңүчесе Евгений Кошелев үткәрәчәк.

Туры эфирда ул тарих буенча БДИның контроль-бәя бирү материаллары структурасын һәм биремнәрне бәяләү критерийларын караячак. Моннан тыш, укытучы имтихан биремнәрен үтәүдә төп алымнарны, типик хаталарны ничек булдырмаска кирәклеген күрсәтәчәк, шулай ук әзерлек буенча киңәшләр, һәм кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.

Туры эфирны укучылар 21-нче майда 17.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр «ВКонтакте» социаль челтәрендә бердәм дәүләт имтиханнарының рәсми берлегендә карый алачак. Язманы трансляциядән соң бергәлектә карарга мөмкин булачак.

Исегезгә төшерәбез, лекцияләрне бердәм дәүләт имтиханы буенча онлайн-консультацияләр сериясе кысаларында Россия Мәгариф министрлыгы уздыра. Трансляцияләрнең җәдвәле белән «ВКонтакте»да танышырга була, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар